Главная » 2014 » Февраль » 7 » Иң яхшы өстәмә белем бирү мөгаллимнәрен ачыклау бәйгесе
21:09
Иң яхшы өстәмә белем бирү мөгаллимнәрен ачыклау бәйгесе
  
 "Иң яхшы өстәмә белем бирү мөгаллиме» район бәйгесенең финал этабы бүген, 7 нче февраль көнне, мастеркласслар күрсәтү тәртибендә үтте. Мөгаллимнәр Тимершык урта мәктәбе базасында мастеркласс үрнәкләре тәкъдим иттеләр. Өстәмә белем бирүдә нәтиҗәле хезмәт куючы педагог-остазларыбыз бишәү иде. Тимершык урта мәктәбе укучылары Сәләтле балалар мәктәбе хореографы Насибуллина Миләүшә Гайфулловнадан рус халык элементларын кертеп марш өйрәнсәләр, Завод-Нырты урта мәктәбенең бадминтон түгәрәге җитәкчесе Зарипова Гөлнара Хамитовна үткәргән мастер-класстан яшь бадминтончы белергә тиешле төп күнекмәләрне үзләштереп чыктылар.
Кул эшләре буенча өч мастер-класс тәкъдим ителде. Балалар иҗат үзәгеннән Касымова Эльмира Кеняшевна декупаж, Саба гимназиясеннән Газизова Ләйлә Равилевна глинопластика, Шәмәрдән лицееннан Хуснутдинова Румия Рафитовна табигый тукымалардан курчаклар ясау серләренә төшендерде.

Просмотров: 756 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]