Главная » 2012 » Февраль » 17 » “Иң шәп әйдаман” (“Замечательный вожатый») ачыкланды
15:55
“Иң шәп әйдаман” (“Замечательный вожатый») ачыкланды
"Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый») ачыкланды. 17 февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый”) республикакүләм конкурсының район этабы үткәрелде. Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул - балаларга әти – әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 9 укучы - иң үрнәк 9 әйдаман: Түбән Шытсу урта мәктәбеннән Илүзә Шәвәлиева, Икшермә урта мәктәбеннән Владислав Петров, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Зөһрә Касыймова, Яңа Мичән урта мәктәбеннән Алисә Галимуллина, Олы Кибәче урта мәктәбеннән Гөлинә Каримова, Эзмә урта мәктәбеннән Айсылу Мубаракшина, Саба гимназиясеннән Чулпан Вахитова, Шәмәрдән лицееннан Айгөл Нургалиева, Сабабаш төп мәктәбеннән Илүзә Хөсәенова көч сынашты. Конкурсантлар алдан әзерләп, жюриларга үз эшчәнлекләрен, кызыксынуларын, уңышларын чагылдырган портфолиолар әзерләп тапшырдылар. Конкурс 4 этапта барды:1 турда әйдаманнарыбыз үзләре белән чыгышлары һәм бик эчтәлекле презентацияләре аша таныштырдылар, 2 турда аларга төрле педагогик ситуацияләр тәкъдим ителде һәм кызыклы, оригиналь җаваплар да озак көттермәде. 3 турда конкурсантларга ватман, фломастер, скотч, төрле рәсемнәр бирелде һәм алар кыска гына вакыт эчендә ирекле темага стена газеталары нәшер иттеләр. Газеталарда барыбызга да якын булган темалар "Әниләр көне”, "Ватанны саклаучылар көне”, "Гашыйклар көне”, "Балаларны халыкара яклау көне” чагылды. Конкурсның соңгы турында әйдаманнарыбыз үзләренең гадәти бер эш көннәрен күрсәттеләр. Бу турда безнең лидерларыбыз – әйдаманнарыбыз үзләре җитәкчелек иткән сыйныф укучылары белән ничек эшләүләрен: төрле бәйрәм – кичәләргә әзерләнүләрен, походка баруларын, төрле кыен хәлләрдән бергәләп чыгу юллары эзләүләрен чагылдырдылар. Бүгенге бәйрәмнең оешкан төстә үтүе – мәктәптә балалар оешмалары эшчәнлеген җитәкләүче педагог-оештыручыларның зур хезмәте нәтиҗәсе булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Әйдаманнарыбыз барысы да конкурска бик яхшы хәзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Барлык очколарны исәпләгәннән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Эзмә урта мәктәбеннән Мөбәрәкшина Айсылу. Ул бәйгенең май аенда республика күләмендә үтәчәк финал ярышларында катнашып, район данын яклаячак. 2 урын - Икшермә урта мәктәбеннән Владислав Петров 3 урын - Шәмәрдән лицееннан Нургалиева Айгөл "Иң инициативалы әйдаман” Түбән Шытсу урта мәктәбеннән Илүзә Шәвәлиева "Иң энергияле әйдаман” Олы Шыңар урта мәктәбеннән Зөһрә Касыймова, "Иң спорт сөюче әйдаман” Яңа Мичән урта мәктәбеннән Галимуллина Алисә, "Иң иҗади әйдаман” Олы Кибәче урта мәктәбеннән Каримова Гөлинә "Иң тынгысыз әйдаман” Саба гимназиясеннән Вахитова Чулпан "Иң актив әйдаман” Сабабаш төп мәктәбеннән Хөсәенова Илүзә Конкурс Лесхоз, Завод – Нырты, Тимершык, Саба гимназиясе, Иштуган, Килдебәк урта мәктәбе укучыларының матур җырлары, Тимершык, Сатыш, Симет, Курсабаш, Кадет мәктәбе укучыларының дәртле биюләре белән үрелеп барды. Бәйгене Явлаштау урта мәктәбе укучылары Балтачева Зөлфия һәм Сайфуллин Ранил алып барды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды. Бәйгедән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте.
 
Димөхәммәтова Айгөл Шаһинуровна Балалар иҗат үзәгенең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Просмотров: 1530 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]