Главная »
2012 » Ноябрь » 1 » Яшь бакча мөдирләре семинары
16:00 Яшь бакча мөдирләре семинары |
31 октябрь көнне 5 номерлы "Бәләкәч” балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә җитәчелек итү. Документлар белән эшләү” темасына бакча мөдирләре семинары булып үтте. Семинарда агымдагы уку елында гына эшкә билгеләнгән 9 яшь мөдир катнашты. Семинарның беренче өлешендә "Бәләкәч” балалар бакчасы методисты Исмәгыйлова Ләйсән Азатовна балаларга тәрбия һәм белем бирүне федераль дәүләт таләпләре (ФГТ) буенча тормышка ашыру юнәлешендә бакчада алып барылган эшчәнлек, коллективның тиз вакыт эчендә ирешкән уңышлары белән таныштырды. Бакчада тәрбияләнүче укучылар катнашында "Аэробика” (җитәкчесе Абдуллина Гөлчәчәк Марселевна.), "Җомга бәйрәме” (җитәкчеләре Галимова Айгөл Ямнехановна, Шакирзянова Ләйлә Вәлинуровна), экология атналыгын йомгаклау чарасы буларак "Сихерләнгән урман” (җитәкчесе Хәбибуллина Гөлсинә Мөфәйдәровна.), "Уңган егет печән чаба” сәхнәләштерелгән әдәби – музыкаль күренеш (җитәкчеләре Хуснутдинова Римма Марселевна, Ахунова Гөлзилә Мәсгүтовна.) күрсәтелде.
Семинарның 2 өлешендә бакча мөдире Исмәгыйлова Фирая Аухатовна төп локаль актлар, балалар бакчасында хезмәтне саклау буенча эшчәнлек, кадрлар белән эшләүне дөрес оештыру белән таныштырды. Балалар бакчасы мөдирләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна мөдирләрнең сорауларына җавап бирде, бакчада тәрбия – белем бирү эшчәнлеген оештыру системасы турында сөйләде. Семинарны йомгакла, район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Димөхәммәтова Айгөл Шаһинуровна чыгыш ясады. |
Просмотров: 719 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 1.0/1 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]