Главная » 2012 » Ноябрь » 1 » яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары
15:48
яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары

        31 нче октябрь  көнне  Юлбат  урта  мәктәбендә "Укучыларны тормышка әзерләүдә тәрбияви чараларның әһәмияте” темасына яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары  үтте.  Беренче көн тәртибе буенча 9 нчы сыйныфта үткәрелгән "Минем гаиләм – минем шатлыгым” темасына класс сәгате (сыйныф җитәкчесе  - Фәләхова Ф.Г.), сыйныф җитәкчеләре  белән  "Төсләр балкышы” темасына мастер-класс (сыйныф җитәкчесе – Галимуллина Д.Г.), мәктәп күләмендә "Тарих эзләре буйлап” класстан тыш чара (оештыручы Габдулхаева Г.Р.) үткәрелде.  Чара мәктәптә үтүче түгәрәкләргә йөрүче балаларның чыгышлары белән аралаштырылып алып барылды.

 "Ел сыйныф җитәкчесе 2011” район бәгесенең финалында катнашкан класс җитәкчесе Кәримова Р.Р. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сыйныф сәгатендә һәм сыйныфтан тыш чараларда информацион-мәгълүмати технологияләр кулланылды. Мәктәпнең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Агелова Р.З. "Тәрбия-мәңгелек хәзинә” дигән темага чыгышы тыңланды.

 Семинар эшен  мәгълүмати-методик үзәк методисты Хәсәнова А.Ә. дәвам итте.              

Укучы, аның мәнфәгатьләре, ата-аналар белән эш, сыйныф җитәкчесе алдында торган таләпләр турында суз алып барылды. Семинарда күрсәтелгән чараларның нәтиҗәле үтүен белдерде.  Түгәрәк өстәл янында сөйләшү, фикер алышу чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашуга кайтып калды.

 

31  октября 2012 года  на базе Юлбатской средней общеобразовательной школы состоялся семинар начинающих  классных руководителей на тему «Значимость воспитательных мероприятий в подготовке учащихся к жизни»

В рамках семинара были проведены открытые уроки и мероприятия с использованием ИКТ, продемонстрированы разнообразные формы внеклассной деятельности:

-   классный час в 9 классе "Минем гаиләм – минем шатлыгым” (Классный руководитель    Фаляхова  Ф.Г.)

-  мастер - класс с классными руководителями  "Төсләр балкышы” (Классный руководитель – Галимуллина Д.Г.)

- внеклассное мероприятие "Тарих эзләре буйлап” (педагог-организатор  Габдулхаева Г.Р.)  

-  обмен опытом ( Классный руководитель, финалист районного конкурса "Классный руководитель года – 2011”  Каримова Р.Р.)

    В рабочей части семинара  выступила заместитель директора по воспитательной работе Юлбатской сош  Агелова Р.З. Она  ознакомила участников с системой работы школы и классных руководителей. Работу семинара   продолжила методист МБУ «ИМЦ» Хасанова А.А.  Она  говорила  об основных   требованиях  к работе классного руководителя,  работе с родителями и   приоритетных направлениях воспитательной работы. В рамках семинара был проведен круглый стол, посвященный обсуждению проблем современного воспитания.

 

Просмотров: 772 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]