Главная » 2014 Май 20 » Җәйге Спартакиада
19:51 Җәйге Спартакиада | |
20 нче май көнне Байлар Сабасының “Олимп” стадионында укучылар арасында җәйге Спартакиада булып үтте. Ярышта районның бөтен мәктәпләреннән дә укучылар катнашты. Алар кыска һәм озын арага йөгерү, озынлыкка сикерү, эстафета төрләрендә үз көчләрен сынадылар. Бу уку елының соңгы ярышына укучылар ныклы әзерлек белән килгәннәр. Барлык нәтиҗәләрдән соң, гомумкоманда зачетында, Саба гимназиясе беренче, Шәмәрдән лицее икенче һәм Икшермә кадет интернат-мәктәбе өченче урыннрга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Беренче урынны яулаган Саба гимназиясе командасы күчмә кубокка ия булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! | |
|
Всего комментариев: 0 | |