Главная » 2011 » Декабрь » 20 » “Әйләнә – тирә дөнья”фәненнән кече олимпиада
16:28
“Әйләнә – тирә дөнья”фәненнән кече олимпиада
   19 декабрь көнне Саба гимназиясендә 4 класс укучыларының "Әйләнә – тирә дөнья”фәненнән кече олимпиадасы булып узды. Башлангыч сыйныфларда ук иң белемле укучыларны ачыклау инде традициягә әйләнеп китте. Олимпиаданың беренче этабы, 1 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр, барлык мәктәпләрдә үтте. Җиңүче укучылар район турында катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучыларының "Әйләнә – тирә дөнья” фәненнән алган белемнәрен күтәрү; тирән һәм ныклы белем булдыру; логик фикерләү сәләтләрен ачу; беренчел практик күзаллауларын үстерү максат итеп куелды. Олимпиада бик оешкан төстә, 2 сәгать дәвамында барды. Укучыларның эшләре төрле: бик төгәл, дөрес җавап биргән, сораганны гына язучылар да, иҗади килеп, оригиналь фикер йөртүчеләр дә күп. Укытучыларга алга таба дәрестә биргән материал белән генә чикләнеп калмыйча, өстәмә укучылар белән күп шөгыльләнергә киңәш ителә. Барлык җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да котлыйбыз! Тулырак нәтиҗәләр белән олимпиадалар битендә танышырга мөмкин.
 
 
 
 
Просмотров: 1691 | Добавил: admin | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]