15:04 ХIII республикакүләм РизаэтдинФәхреддин укулары | |
29 нчы гыйнвар көнне Мамадыш шәһәренең 3 нче мәктәбендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең ХIII республикакүләм Риза Фәхреддин укулары булып узды. Щлеге чарада мили мәгариф буенча методистлар, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Саба районнан мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Гайнуллина Л.Ф., Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Г.Г., Югары Симет гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары Муллаянова Т.Т., Нургалиева Г.М. катнаштылар, уңышлы чыгыш ясадылар. Педагогик укулар үткәрүнең максаты - мәшһүр галимнең мирасын укыту-тәрбия эшчәнлегендә киң файдалану, бөек мәгърифәтчеләребезне барлау,иҗади эшләүче мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.Конференциянең пленар утырышында катнашучылар галимнәр, мәгариф җитәкчеләренең чыгышларын тыңлады, башка төбәкләрдә булган эш тәҗрибәсен өйрәнде. Профессор Хатыйп Миңнегулов үз чыгышында Риза Фәхретдин хакында мәгълүматлар бирде, аның дин белгече, фәлсәфәче, мәгърифәтче, журналист, Шәрекъ белгече буларак язган гыйльми хезмәтләренә күзәтү ясады.Мамадыш укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класслар күрсәттеләр.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |