29 нчы гыйнвар көнне Мамадыш шәһәренең 3 нче мәктәбендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең ХIII республикакүләм Риза Фәхреддин укулары булып узды. Щлеге чарада мили мәгариф буенча методистлар, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Саба районнан мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Гайнуллина Л.Ф., Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Г.Г., Югары Симет гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары Муллаянова Т.Т., Нургалиева Г.М. катнаштылар, уңышлы чыгыш ясадылар.
...
Читать дальше »