Главная » 2012 » Февраль » 15 » “Кыңгыраулар вакыты” (“Время колокольчиков”) республикакүләм конкурсы
11:05
“Кыңгыраулар вакыты” (“Время колокольчиков”) республикакүләм конкурсы
1 февраль көнне Чаллы шәһәренең "1нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗат үзәге” базасында кул эшләре буенча "Кыңгыраулар вакыты” ("Время колокольчиков”) республикакүләм конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста Балалар иҗат үзәгенең "Мода театры” һәм "Кул эшләре остаханәсе” берләшмәләрендә шөгыльләнүче Байлар Сабасының уңган кызлары Газизҗанова Зәринә һәм Шаехова Альбиналар катнашты. Альбинаның төрле бизәкләр белән бәйләнгән киемнәре, Зәринәнең лента белән чигеп эшләнгән панно – картиналары беркемне дә битараф калдырмады һәм безнең кызларыбыз әлеге конкурстан республика күләмендә 3 дәрәҗә Диплом алып, җиңү белән кайттылар. Тырыш, уңган чын татар кызларыбыз Зәринә, Альбинаны һәм аларның җитәкчеләре Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Гимадиева Зөлфия Хәмәтдин кызы, Хадиева Гөлнар Рөстәм кызын әлеге җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм уңышлар телибез.
Просмотров: 671 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]