Главная »
2012 » Ноябрь » 8 » Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты утырышы
16:19 Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты утырышы |
.8 ноябрьда Саба гимназиясендә мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты утырышы булды. Утырыштан соң профсоюз комитеты, Балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге белән берлектә "Күңелле стартлар” ярышы уздырды. Алар "Әче катык”, "Җитезләр”, "Дуслык” командаларына бүленеп тугыз төр уенда үз көчләрен сынадылар. Эш мәшәкатьләреннән арынып, спорт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, гомумән сәламәтлекне ныгыту, күңелле ял итүне максат итеп җыелган хезмәткәрләр ярышларда бик теләп, актив катнаштылар. Ярыштан һәр кеше бүләк һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте. |
Просмотров: 543 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]