Главная » 2016 Март 19 » Мәктәп укучыларының баскетбол ярышы
16:31 Мәктәп укучыларының баскетбол ярышы | |
Бүген, 19 нчы март көнне, Сәләтле укучылар мәктәбендә һәм Саба гимназиясендә 2002-2003 елгы укучылар арасында баскетбол ярышының район этабы булып үтте. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: Кызлар арасында 1 нче урынны Тимершык урта мәктәбе, 2 нче урынны Сатыш урта мәктәбе һәм 3 нче урынны Шекше төп мәктәбе яулады. Егетләр арасынд 1 нче урынны Саба гимназиясе, 2 нче урынны Тимершык урта мәктәбе, 3 нче урынны Шәмәрдән лицее яулады. Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар телибез! | |
|
Всего комментариев: 0 | |