Главная »
2012 » Ноябрь » 12 » Мини-футбол буенча республиканың зона ярышлары
14:34 Мини-футбол буенча республиканың зона ярышлары |
10-11 ноябрь көннәрендә, Cаба районы Килдебәк урта мәктәбенең спортзалында, 1997-1998 нче елгы укучылар арасында мини-футбол буенча республиканың зона ярышлары узды. Ярышта Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Биектау, Арча, Питрәч егет һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Казан шәһәреннән килгән югары категорияле хөкемдарлар Рожков Сергей һәм Тимербулатов Айдар күзәтчелеге астында узган уеннар матур һәм нәтиҗәле булды. Ике көн дәвамында барган көрәштән соң кызлар командалары арасында беренче урынны Саба районының Шәмәрдән лицее, Теләче районыны кызлары икенче һәм Балтач районыны өченче урыннарга ия булды. Егетләр арасында Кукмара районы беренче, Арча районы икенче һәм Саба районы егетләре өченче урын алдылар. Командаларга кубок һәм медальләр тапшырылды. Беренче урын алган командалар республика күләм ярышларда катнашу хокукына ия булды. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез! |
Просмотров: 547 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]