Главная » 2014 » Декабрь » 10 » Педагог- оештыручылар семинары
22:08
Педагог- оештыручылар семинары

10 нчы декабрь көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә педагог- оештыручылар өчен “Укучыларның сәләт һәм мөмкинлекләрен үстерүдә балалар оешмасының роле” темасы астында семинар булып узды.

Мәктәпнең  педагог- оештыручысы Г.Р.Газизова тарафыннан 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә “Иҗат- бәхет чишмәсе”  дип исемләнгән отряд җыены үткәрелде. Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына 1-11 нче сыйныф укучылары катнашында әзерләнгән “Әнием-кадерлем”  дип исемләнгән чара тәкъдим ителде. 

            Семинарның икенче өлешендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып барылды. Мәгариф җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.И.Шафикова семинар барышын анализлап, бәя биреп узды. Балалар хәрәкәтен үстерү бүлеге мөдире Э.Р.Заһидуллина тарафыннан беренче яртыеллыкка балалар оешмасының эшчәнлеген анализланды һәм киләсе яртыеллыкка бурычлар йөкләнде. 

Просмотров: 536 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]