Главная »
2018 »
Январь »
19 » Педагог-психолог, логопедлар өчен методик берләшмә утырышы
16:21 Педагог-психолог, логопедлар өчен методик берләшмә утырышы |
Агымдагы елның 19 нчы гыйнварында Психологик үзәктә педагог-психологлар, логопед һәм социаль педагогларның методик берләшмә утырышы булып узды. Утырыш интернетта баланың куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган республикакүләм интернет ата-аналар җыелышын карау белән башланды. Шулай ук утырыш кысаларында Психологик үзәкнең логопеды Миләүшә Халимова, педагог – психолог Ильмира Кошкина, социаль - педагог Гөлнара Шигабиева мастер-класслар күрсәтеп, яңа эш алымнары белән уртаклаштылар. Утырыш ахырында “Ел педагог-психологы” конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясаучылар тәбрикләнде. |
Просмотров: 370 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]