09:05 Пионериянең туган көненә багышланган слет | |
12 нче май көнне район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Ул быел да, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды.Тантанада педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Слет Олы Шыңар урта мәктәбе укучыларының чыгышы белән башланып китте. Тантана барышында Балалар Иҗат үзәге директоры Хафизов Фидан Миннехәт улы бүгенге варисларга үзенең изге теләкләрен юллады. Тантана “Барабаны играют сбор” конкурсының пионер җырлары белән үрелеп барды, бәйге ахырында аларга нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Мәктәпләребездә ялкынланып эшләүче педагог-оештыручыларыбыз да хөрмәтләнде бүген. Алар җитәкләгән оешмалар күңелле яши, варислар төрле район, республика конкурсларында катнашып, зур уңышларга ирешәләр, районыбыз данын республикага таныталар, бүген шундый бер оешма, бер варис та читтә калмады. Слетның икенче өлеше быел яңа формада, сабантуй формасында, оештырылды. Күңелле итеп бирнә җыю, уеннарда зур кызыксыну белән катнашу балаларның күңеленә хуш килде. Тантана хәрәкәтле биюләр, җырлар белән учак янында дәвам итте. Бүгенге очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз. Гореф- гадәтләребезне белү, традицияләрне яңартып дәвам итү - безнең бурыч. Йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен, алга таба да дәрт өстәп торсын, ялкынланып эшләргә насыйп булсын. | |
|
Всего комментариев: 0 | |