Главная » 2012 » Октябрь » 29 » Район беренчелегенә баскетбол ярышлары
17:43
Район беренчелегенә баскетбол ярышлары
27 нче октябрь көнне мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышының район этабы узды. Бирегә 22-26 нчы октябрьдә булган зона ярышларында 1-2нче урын алган 16 команда үзара көч сынаштылар. Барлык командалар да ярышларга ныклап әзерләнгәннәр. Киеренке уеннардан соң нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: Егетләр: 1- Саба гимназиясе 2- Шәмәрдән лицее 3- Саба кадет иртернат-мәктәбе Кызлар: 1- Икшермә урта мәктәбе 2- Кызыл Мишә төп мәктәбе 3- Шәмәрдән лицее Җиңүче командаларга грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Саба гимназиясе һәм Икшермә урта мәктәбе егет-кызлары күчмә кубокка ия булдылар. Бу командалар Саба районы данын яклап Республиканың зона ярышларында катнашачаклар. Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!
Просмотров: 557 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]