Главная » 2014 » Июль » 13 » “Сәләт-Саба”да очрашулар
19:11
“Сәләт-Саба”да очрашулар

    

10 нчы июльдә “Сәләт-Саба” аланына зур кунаклар килде. Шамил абыйның улы Зөлфәт Зиннуров, “Сәләт” проектлары җитәкчесе, ТР ФА академигы, КДУ профессоры, техник фәннәр докторы Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы. “Сәләт-Саба” аланында күп еллар сәлкеш булган Ильфар Каримов. 11 ел “Кояшкай” лагереның начальнигы булып эшләгән, “Сәләт”нең үсеп китүенә Шамил абый белән беррәттән зур өлеш керткән Валиев Ильгиз абый, шулай ук араларында Мәскәүдән килгән кунаклар: Исмаил Ахметов, Тимур абый, Рөстәм Шамсутов та бар иде. 11 нче июль көнне иртәнге гимнастикадан соң сәлкешләр төрлесе төрле остаханәгә таралды. Төшке аштан соң “Идел” журналыннан килгән кунаклар белән очрашу булып узды. Кич белән “Форд-Боярд” уенында сәлкешләр теләп әйдаманнары әзерләгән төрле биремнәр үтәде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 

Просмотров: 540 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]