Главная » 2012 » Июль » 9 » “Сәләт-Саба” сменасы
13:46
“Сәләт-Саба” сменасы

Районыбызның Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай” лагереның "Сәләт” сменасында ял итүче 60 укучы да 4-9 июль көннәрен Биләрдә уздырдылар. Ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүне, аларга рухи һәм һөнәри үсүдә реаль ярдәм күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль-рухи бай буын тәрбияләүне максат итеп куйган "Сәләт” берлегендә, «Сәләт» проектларын һәм программаларын тормышка ашыруда «Сәләт» клубы, әйдәманнар мәктәбе, уку-укыту һәм мәдәни ял үзәкләре дә эшләп килә. Алда әйтеп үтелгән максатлардан чыгып, быел да «Сәләт» берлеге республиканың төрле почмакларында урнашкан «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр», «Сәләт-Саба», «Сәләт-Зәй», "Сәләт – Раушан”, «Сәләт-Чаллы», «Сәләт-Болгар» һәм "Сәләт-Азнакай” дип аталган лагерьларда үзенең эшчәнлеген алып бара. 2003 елда «Сәләт» Фонды һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән Саба районы Явлаштау авылында урнашкан «Кояшкай» аланы (ДОЛ «Солнышко») базасында интеллектуаль һәм спорт юнәлешендәге «Сәләт-Саба» аланы эшли башлады. «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр каласы» аланнарында ТР районнарыннан һәм Россия Федерациясеннән дә сәләтле балалар чакырылса, «Сәләт-Саба» аланында исә күпчелекне Саба районы укучылары тәшкил итә. Юнәлешенең дә интеллектуаль һәм спорт дип билгеләнүе очраклы түгел. Чөнки республикабызның төрле спорт бәйгеләрендә ел саен нәкъ менә Саба районы балалары беренчелекне ала, һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә республикабыз данын да алар яклый. Биләр фестивале программасы кысаларында уздырылган спорт ярышларында сабалыларның зур уңышларга ирешүе «Сәләт-Саба» аланында үткәрелгән эшнең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Иң зур үзенчәлек — сәлкешләрнең барысы да татар телен камил белә. Быел да Радик Фатихов һәм Алсу Габделхаева җитәчелегендәге әйдаманнар һәм сәлкешләрнең "Сәләт-Саба” аланы зур уңышларга ирешә. 

Просмотров: 772 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]