Районыбызның Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай” лагереның "Сәләт” сменасында ял итүче 60 укучы да 4-9 июль көннәрен Биләрдә уздырдылар. Ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүне, аларга рухи һәм һөнәри үсүдә реаль ярдәм күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль-рухи бай буын тәрбияләүне максат итеп куйган "Сәләт” берлегендә, «Сәләт» проектларын һәм программаларын тормышка ашыруда «Сәләт» клубы, әйдәманнар мәктәбе, уку-укыту һәм мәдәни ял үзәкләре дә эшләп килә. Алда әйтеп үтелгән максатлардан чыгып, быел да «Сәләт» берлеге республиканың төрле почмакларында урнашкан «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр», «Сәләт-Саба», «Сәләт-Зәй», "Сәләт – Раушан”, «Сәләт-Чаллы», «Сәләт-Болгар» һәм "Сәләт-Азнакай” дип аталган лагерьларда үзенең эшчәнлеген алып бара. 2003 елда «Сәләт» Фонды һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән Саба районы Явлаштау авылында урнашкан «Кояшкай» аланы (ДОЛ «Солнышк
...
Читать дальше »