Главная » 2012 » Июль » 9 » Биләрдә “Сәләт” Форумы
13:45
Биләрдә “Сәләт” Форумы

                       Халыкара "Сәләт” Форумы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып 9 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында 3000 кеше катнашында "Сәләт” Халыкара яшьләр укыту форумы үтте. 1996нчы елдан алып Фестиваль Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында уздырыла. Ә 8нче июль көнне Форумда 5000гә якын кеше катнашты, 7-10 сыйныф чыгарылыш укучыларыннан торган 45 районнан килгән район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар очрашты. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов . Районыбыздан әлеге чарада Саба гимназиясе укучылары: Сираҗиев Риназ, Закирова Диләрә, Валиева Әдилә, Ханова Рәзинә, Хабибрахманова Алинә, Юсупова Айсылу, Дәүләтшина Гөлинәләрдән торган делегация катнашты. Форум кысаларында укучылар зур фәнни-укыту һәм мәдәни программа белән танышып, тематик мәйданчыклар һәм республика, Россия Федерациясенең танылган шәхесләре белән очрашты, Ислам конференциясе оешмасы илләреннән һәм ЮНЕСКОдан яшьләр делегацияләре белән аралашты. Форумда шулай ук Делегацияләрне "Сәләт"нең генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов, Cпасс районы башлыгы Камил Нугаев, ТР халык артисты Идрис Газиев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, үзешчән композиторлар берләшмәсе җитәкчесе Риф Гатауллин, ТР Фәннәр Академиясе әгъзасы Фаяз Хуҗиннар да катнашты.

Просмотров: 551 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]