Главная » 2014 » Июль » 21 » Сәләтле җәй
21:47
Сәләтле җәй

       

Агымдагы елның 30 нчы июненнән 20 нче июльгә кадәр Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” лагереның “Сәләт-Саба” сменасында 64 укучы ял итте. Әлеге сменага районыбызның спорт, иҗат, белем бәйгеләрендә актив катнашып, уңышларга ирешкән укучылары тупланды. "Сәләт"леләрнең 15-20 июльгә кадәр көннәре Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында “Сәләт” III Халыкара яшьләр белем бирү форумында үтте. Форум интеллектуаль, иҗади һәм рухи потенциалны күрсәтү мөмкинлеген бирә. “Сәләт”нең төп миссиясе – мөмкинлекләр киңлеген тудыру булганлыктан, белемгә, уңышка омтылган балалар Россия һәм чит илләрдән чакырылган кунаклар белән дә очрашты. Биләр фестивале программасы кысаларында уздырылган спорт ярышларында сабалылар зур уңышларга иреште: «Волейбол», «Шахмат » ярышларында 1 нче урын, «Футбол» ярышында 3 урынны яуладылар. Шулай ук “Чын сәлкешләр” КВН командасы белән үзенчәлекле татарча юмор күрсәтүдә дә, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интелектуаль уенында да, “Саба – Сәләт” аланын эчтәлекле презентация аша тәкъдим итү барышында да Саба сәлкешләре сынатмады.  

Ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүне, аларга рухи һәм һөнәри үсештә реаль ярдәм күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль-рухи бай буын тәрбияләүне максат итеп куйган “Сәләт” берлегендә, «Сәләт» проектларын һәм программаларын тормышка ашыруда «Сәләт» клубы, әйдәманнар мәктәбе, уку-укыту һәм мәдәни ял үзәкләре дә эшләп килә. Әлеге “Сәләт-Саба” сменаның ирешкән уңышлары үткәрелгән эшнең нәтиҗәле булуы турында сөйли.

20 нче июль көнне Балалар иҗат үзәге каршында «Сәләт-Саба» сменасының ябылу тантанасы узды. Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәк улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы да катнашты.  Гасимов Равил Мөбәрәк улы укучыларны киләсе җәйгә дә шундый рухта ял итәргә чакырды, матур күрсәткечләргә ирешү өчен белемнәрен күтәрү өстендә тагын да даими эшләргә, үсәргә омтылырга кирәк дигән теләк – тәкъдимнәрен җиткерде,

Просмотров: 733 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]