Главная » 2012 Ноябрь 27 » Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсы
14:05 Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсы | |
Бүген, 26 нчы ноябрь көнне, Саба муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсы узды. 1-15 нче ноябрь көннәрендә конкурсның сайлап алу этабы узган иде. Татарстан республикасының төрле районнарынан 35 эш кабул ителде һәм каралды (Азнакай, Чистай, Мамадыш шәһәрләре, Саба, Мөслим, Әтнә, Биектау, Балык-бистәсе, Спас районнары). Конкурсның йомгаклау (финал) этабында Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән 9 коллектив чыгыш ясады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 нче группа (1-4 нче сыйныфлар) арасыннан: II урын - Саба районы "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Театр студиясе” коллективы (Р.Корбан "Куркуын җиңгән куян”) 2 нче группа (5-7 нче сыйныфлар) арасыннан: I урын – Биектау районының "Тулпар” мәктәптән тыш эшләр муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе (Р.Шәриф "Тылсымлы төрән”) I урын - Саба районы "Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Яшьлек” коллективы (Т.Миңнуллин "О,кей Акбай”) III урын – Саба районы "ш.т.п.Байлар Сабасы гимназиясе” (Ф.Яруллин "Ак яфрак” III урын – Саба районы "Шәмәрдән лицее” (Т.Миңнуллин "Кайда хаклык, кайда дөреслек?”) 3 нче группа (8-11 нче сыйныфлар) арасыннан: I урын – Әтнә муниципаль районы "Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе” (А.Гыйләҗев "Шомырт чәчәк атканда”) II урын – Балык-бистәсе муниципаль районы "Котлы-Бөкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе”(Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр”) II урын – Саба муниципаль районы "Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе”(Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр”) Гран-при иясе – Саба районы "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Өмет йолдызы” коллективы (Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр”) | |
|
Всего комментариев: 0 | |