Главная » 2014 » Ноябрь » 14 » Шагыйрьләр һәм галимнәр белән очрашу
10:50
Шагыйрьләр һәм галимнәр белән очрашу

  

13нче ноябрь көнне Саба гимназиясендә  районыбызның татар теле һәм әдәбияты  укытучылары бер төркем шагыйрьләр һәм галимнәр белән очрашты. Очрашуга Г.Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе лауреаты, "Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов, филология фәннәре кандидаты,  татар әдәбиятыннан уку әсбаплары авторы  Рамил Гомәр улы Ханнанов, шагыйрәләр Гөлзада Бәйрәмова һәм Ләйсән Фәтхетдиновалар килгән иде.

   Әлеге чарада  яшь галимебез Рамил Гомәр улы  яңа федераль стандартларга, дәреслекләргә күчү турында мәгънәле һәм төпле чыгыш ясады, аның фикерләре укытучыларда  зур кызыксыну уятты.

    "Казан утлары”ның баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов укытучыларыбызга  “Изге сукмак”  дип исемләнгән тирән эчтәлекле шигырен бүләк итте, туксан елдан артык тарихы булган журналыбыз белән хезмәттәшлек итәргә чакырды,  якташыбыз Гөлзада Бәйрәмова һәм яшь шагыйрә Ләйсән Фәтхетдиновалар да үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды.

    Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде.

Просмотров: 620 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]