Главная »
2012 » Ноябрь » 12 » Шахмат түгәрәге җитәкчеләре семинары узды
16:14 Шахмат түгәрәге җитәкчеләре семинары узды |
 . 12 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге йортында шахмат түгәрәге җитәкчеләре семинары узды. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә, яңа стандартлар нигезендә, башлангыч сыйныфларда шахмат серләренә өйрәтелә, шулай ук Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге каршында тугыз түгәрәк эшләп килә. Семинарда әлеге түгәрәк белән бәйле проблемалар күтәрелде, шахмат серләренә төшенүнең яңа ысуллары һәм алымнары өйрәнелде, җитәкчеләр тарафыннан төрле тәкъдимнәр кабул ителде. Шахмат уены укучы балалар өчен иң файдалы һәм кирәкле спорт төрләреннән санала. Ул акылны, зиһенне, фикерләү сәләтен камилләштерә. Шуңа күрә семинар барышында шахматны алга таба да үстерү бурычы куелды. |
Просмотров: 505 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]