10:42 Соңгы кыңгырау | |
24 май көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 11 классны тәмамлаучы 9 укучы өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады. Әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар өчен бик истәлекле булган бу бәйрәмдә Саба муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Якубов Рамис Фәнилович, район мәгариф бүлеге методисты Давлетшина Г.Ф., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К., якташларыбыз- “Болгар” радиосы яңалыклар хезмәте җитәкчесе Шәрәфиева Л.Р., Казан шәһәре 32нче мәктәбе директоры Хасанова Л.Х. катнашты. Алар һәрберсе укучыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Хасанова Лилия Хамидулловна уку елы башында бабасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар мәктәп директоры, математика укытучысы булып эшләгән Шафиков Вагыйз хөрмәтенә математика өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларга премия игълан иткән иде. Әлеге дәрәҗәле исемгә 11 класс укучысы Юзеева Сиринә һәм 5 класс укучысы Хөсәенов Рәсим лаек дип табылды һәм аларга тантаналы шартларда әлеге премия тапшырылу бәйрәмебезнең тагын бер бизәге булды. Бәйрәмдә “Ел укучысы-2014” игълан ителде. Бу исем күп төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулаган, татар әдәбияты һәм географиядән район олимпиадаларында 1 урын, республикада татар әдәбияты олимпиадасында призер булган 10 класс укучысы Сабирова Гөлназга бирелде. Шулай ук уку елы дәвамында зур уңышларга ирешкән укучыларга, “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашкан , олимпиада призерлары әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |