Главная » 2014 » Декабрь » 12 » Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары
12:54
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары

   

12нче декабрь көнне Тимершык урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте” дигән темага район семинары үтте. Семинарның беренче көн тәртибендә, ике төркемгә бүленеп, сыйныф сәгатьләре һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләре, “Театр студиясе” тарафыннан Т.Миңнуллинның “Кулъяулык” әсәре тәкъдим ителде.

        Икенче көн тәртибе буенча,

   Тимершык урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыруның әһәмияте хакында тәҗрибә уртаклашты.

   Шәмәрдән лицее педагог-оештыручысы  Шамиева Феруза Хабидҗан кызы укыту – тәрбия процессы һәм волонтерлык эшчәнлеген бердәмлеге турында чыгыш ясады.

   Район мәгариф идарәсенең   тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәфыйкова Гөлнар Илдар кызы 2014-2015нче уку елының I яртыеллыгы нәтиҗәләре, алда торган бурычлар хакында хәбәр итте.

 

Семинар прогаммасы

Просмотров: 615 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]