Главная » 2012 » Октябрь » 24 » Табигать фәннәре укытучылары өчен семинар - практикум
14:48
Табигать фәннәре укытучылары өчен семинар - практикум

23 октябрьдә Саба гимназиясе базасында район мәктәпләрендә яңа эшли башлаган табигать фәннәре укытучылары өчен семинар - практикум оештырылды. Семинарда 8 гомум белем бирү мәктәбеннән 8 укытучы, гимназиянең директор урынбасары Гөмәрова Рушания Рифмировна катнаштылар. Укытучылар өчен гимназиянең химия укытучысы Галимова Эльвира Илхамовна 8 сыйныфта ачык дәрес бирде. Районның география укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, гимназиянең география укытучысы, Сунгатуллина Фәридә Хәнифовна 27 җәйге Бөтендөнья "Универсиада – 2013” кә әзерлек йөзеннән 6 сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек формуласы” дип аталган чара уздырды. Гимназиянең табигать фәннәре методик берләшмә җитәкчесе Нәҗипова Әлфия Нәҗиповна укыту- методика өлкәсендәге яңалыклар, дәресләрне үткәрүгә булган таләпләр, яңа эш алымнары белән таныштырды. Информацион методик үзәкнең өлкән методисты Галимҗанова Рәмзия Мусиевна укытучыларны фәннәрне укытуга булган таләпләр, педагогларның белемен күтәрү өстендәге эшчәнлек һәм аттестацияләр үткәрүнең тәртипләре белән таныштырып, семинарга йомгак ясады.

Просмотров: 590 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]