08:06 Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада | |
27- 30нчы апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада булып узды. Олимпиадада барлыгы 12 илдән килгән кунаклар катнашты. Русиянең 16 өлкәсеннән укучылар көч сынашты. Халыкара олимпиада ике турда үтте. Беренче турда 5меңгә якын укучы катнашса, икенче турга шуларның 300 е генә уза алды. Иштуган урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Никитина Аделина икенче турда катнашу бәхетенә иреште. Укучылар өч төрле сынау үттеләр: язмача сынау;иҗади конкурс, видеоматериаллар белән чыгыш ясау.Никитина Аделина, бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, татар телен өйрәнүче рус телле укучылар арасында 2нче урынны яулады. Ул икенче дәрәҗәле диплом,истәлекле бүләкләр һәм iPad белән бүләкләнде. Укытучысы – Маркелова Ләйсән Гарәфи кызы. Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә яңа уңышлар телибез! | |
|
Всего комментариев: 0 | |