Главная » 2011 » Май » 13 » Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V республика конкурсы
10:51
Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V республика конкурсы
     12 май көнне Казан шәһәренең 149 нчы татар-төрек лицеенда Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V республика конкурсының II туры булып узды. Анда I турда уңышлы чыгыш ясаган Тимершык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә (укытучысы - Фазылова Г.Җ.), Завод-Нырты урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Сәфәргалиева Минзилә (укытучысы - Гобәйдуллина Ч.Х.), Шәмәрдән лицееның 10 нчы сыйныфы укучысы Гарифуллина Энҗе (укытучысы – Галиуллина Э.И.) катнашты. Алар конкурс таләпләре буенча фәнни эшләрен яклап чыгыш ясадылар, 9-11 нче сыйныфлар БДИ биремнәре тибындагы тест эшләделәр. Фазылова Зәринә "Ил елъязмасында минем гаиләм тарихы” номинациясендә I урынга лаек булды, Сәфәргалиева Минзилә кызыксындыру призы белән бүләкләнде. Барлык укучыларга да грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Просмотров: 856 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]