Главная »
2011 » Май » 31 » “Татарстан урманнарын саклыйк!”
09:05 “Татарстан урманнарын саклыйк!” |
"Татарстан урманнарын саклыйк!” дип аталган V республикакүләм ачык конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән укытучылар һәм укучылар үз эшләре белән катнашканнар иде. Анда «Минем Татарстанымның гүзәл урманнары» (рәсемнәр, листовкалар, газеталар, табигый материалдан эшләнмәләр), "Әдәби иҗат”, «Табигать яңа форматта» (компьютер презентацияләре и видеороликлар), "Укытучыларның методик эшкәртмәләре”, "Халыкара урманнар елына багышланган урман һәм экология проектлары” номинацияләре буенча эшләр каралды. Җиңүчеләр 28нче май көнне Казан шәһәренең 141нче урта мәктәбендә урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелүче бүләкләнү тантанасында катнаштылар: «Рәсем» номинациясендә - «Минем Татарстанымның гүзәл урманнары» - Нотфуллин Илназ - 1 урын (Тимершык урта мәктәбе, укытучысы - Габтрахимов Марат Наилевич), Зәйнәгыева Зәлинә – 3 урын (Шекше урта мәктәбе, укытучысы - Гарипова Алсу Рәшитовна); «Газета» номинациясендә - «Г.Тукай китаплары буенча сәяхәт» - Шәмсетдинова Айсинә - 3 урынга (Сабабаш төп мәктәбе, укытучысы – Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Маликовна); «Табигать яңа форматта» (компьютер презентацияләре и видеороликлар) номинациясендә –Галихуҗин Инсаф (2 нче номерлы Саба урта мәктәбе, укытучысы Галихуҗина Гөлназ Фәридовна) һәм «Фотографияләр» номинациясендә – Шәймиев Булатлар кызыксындыру бүләгенә (Завод – Нырты, укытучысы Шәймиева Айгөл Таһировна) ия булдылар. Киләчәктә дә укучылар һәм укытучыларга уңышлар телибез! |
Просмотров: 723 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]