Главная » 2014 » Ноябрь » 21 » Техник хезмәт буенча технология укытучыларының район семинар-киңәшмәсе
08:11
Техник хезмәт буенча технология укытучыларының район семинар-киңәшмәсе

     

20нче ноябрь көнне Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбендә техник хезмәт буенча технология укытучыларының “Технология дәресләрен укытуның сыйфатын камилләштерү” дигән темага район семинар-киңәшмәсе узды.  Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Гайнуллина Л.Ф., Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Касыймова Ә.Н.   һәм район мәктәпләреннән техник хезмәт укытучылары катнашты.
   Киңәшмәдә  катнашучылар игътибарына  тәҗрибәле, беренче категорияле технология укытучылары  Мөхетдинов Фәнзир Якубович һәм Хазиев Каниф Гариповичлар әзерләгән ачык дәресләр тәкъдим ителде. Семинарның икенче өлешендә  күзәтелгән һәр чарага тирән анализ ясалды һәм дәресләргә уңай бәя бирелде. Шулай ук,  Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Касыймова Ә.Н., шул ук мәктәпнең технология укытучысы Мөхетдинова А.Р. һәм Лесхоз урта гомумбелем бирү мәктәбенең технология укытучысы Латыйпов И.М. чыгышлары тыңланды. Мәгариф идарәсе методисты  Гайнуллина Л.Ф., йомгак ясап, технология укытуның торышына анализ ясады, укытучылар алдына бурычлар куелды. Фикер алышуларда районыбызның техник хезмәт укытучылары Гәрәев Г.А., Башаров Ф.Ш. Имамиев И.И. һәм Мөбәрәкҗанов Р.Р. катнашты.

    Семинар эшлекле һәм файдалы булды.

Просмотров: 503 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]