Главная » 2010 » Май » 28
      Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу көннәр башланды. 9 сыйныф укучылары 26 май көнне татар теленнән сынау тапшырган булсалар, бүген, ягъни 28 майда математикадан имтихан тоталар. 143 укучы имтиханның яңа формасын сайлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары–11 сыйныфлар исә кичә, татар теленнән соң икенче сынауларын үттеләр. 27 май көнне районнан 20 укучы информатика, 73 укучы биология фәненнән, 6 укучы рус әдәбиятыннан  Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. 31 майда 437 укучы рус теленнән БДИда катнашачак. Укучыларга имтиханнарда уңышлар, нәтиҗәләрнең уңышлы булуын телибез.
Просмотров: 576 | Добавил: admin | Дата: 28.05.2010 | Комментарии (0)