29 апрель көнне Саба үзәгендә һәм Шәмәрдәндә мәгариф учреждениеләрендә җитештерелгән товарлар һәм продукцияләрне сату буенча ярминкәләр уздырылды. Сатуга хуҗалык кирәк-яраклары, гөлләр, җиләк-җимеш үсентеләре, чәчәк һәм яшелчә орлыклары, бәйләгән, теккән, чиккән әйберләр, агач һәм тимердән эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде.
Барлыгы 22 урта һәм төп мәктәпләр, кадет-интернат мәктәбе, Сабаның 1,2,3 нче номерлы балалар бакчалары, Иләбәр башлангыч мәктәбе катнашты.
Барлыгы 35 мең сумлык әйбер сатылды. Бигрәк тә гимназия, Явлаштау, О.Кибәче, Т.Шытсу, Эзмә, Мичән, Саба №2 мәктәпләре, кадет-интернат мәктәбе белән аграр колледж уңышлы сату иттеләр.
6 май көнне исә, гимназия укучылары тарафыннан яңадан зур ярминкә үткәрелде. Һәр сыйныф укучысы үзе бәйләгән, җитештергән, пешергән әйберлэр сатып барлыгы 15 мең сум керем
...
Читать дальше »
Просмотров: 719 |
Добавил: admin |
Дата: 07.05.2010
|