Главная » 2011 » Май » 18
   18 нче май көнне Балалар иҗат үзәгендә укучыларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча мәктәп директорлары һәм лагерь начальникларының киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Котдусов, мәгариф бүлеге начальнигы И.Ф. Шакиров, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Д.Р. Габтерахманов һәм ведомствоара комиссиянең башка әгъзалары катнашты.
    Кинәшмәдә укучыларның ялын һәм хезмәтен нәтиҗәле итеп оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, тиешле санитар таләпләрне төгәл үтәү, укучыларның туклануын оештыру, авыр тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эзлекле эш алып бару һәм башка төр оештыру мәсьәләләре каралды, сорауларга җаваплар бирелде.
    Мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларын агымдагы елның 1 нче июненнән, "Кояшкай” сәламәтләндерү лагереның 1 нче сменасын 4 июньнән ачу планлаштырыла.
Просмотров: 432 | Добавил: admin | Дата: 18.05.2011 | Комментарии (0)

    14 нче май көнне Саба гимназиясе стадионында район беренчелегенә җәйге спартакиада ярышлары үткәрелде. Ярышта районның барлык 23 мәктәбе һәм кадет интернат мәктәп командалары катнашты. Ярыш программасында 60, 100, 200, 400, 800, 1000 м га йөгерү, эстафета һәм озынлыкка сикерү төрләре бар иде. Командалар арасында 1 нче урынга Саба гимназиясе,(укытучылары: Фаисханов В.С., Каримов А.Х., Гафиятуллин Р.Р., Каримов И.И.) 2 нче урынга Сатыш урта мәктәбе командасы,(укытучысы Солтанов А.Н.) 3 нче урынга Шәмәрдән лицее командасы (Сафин Р.Р., Галимуллина Х.М., Газизов Д.И., Рахманов И.Р.) ия булды. Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Просмотров: 576 | Добавил: admin | Дата: 18.05.2011 | Комментарии (0)