12 нче февраль көнне мәктәбебездә өстәмә белем бирү педагогларының "Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте" район семинары булып үтте. Семинарда районның "Хореография", "Оста куллар" түгәрәге җитәкчеләре катнашты. Түгәрәк җитәкчеләре Аухадиева Н.А. һәм Марданов А.М. мастер - класслар үткәрде, "Хореография" түгәрәгенә йөрүче укучылар көче белән "Аулак өй" кичә-тамаша күрсәтелде. Семинар барышында тәҗрибә уртаклашу, алда торган бурыч -проблемалар хәл ителде.