Главная » 2015 » Февраль » 17

16 февраль көнне “Солдатлар безнең горурлыгыбыз” исемле кичә үткәрелде. Бу кичәдә 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Килгән кунаклар армиядәге хезмәт, Афганистандагы вакыйгалар турында сөйләделәр, булачак солдатларга киңәшләрен бирделәр.

Просмотров: 438 | Добавил: Rustem | Дата: 17.02.2015 | Комментарии (0)

Олы Нырты авылы китапханәчесе Әхмәтшина Л.Б. Завод-Нырты урта мәктәбенең 4-нче сыйныф укучылары өчен М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Йолдызлы сәгать» уенын оештырды. Ә 7-нче сыйныф укучылары мәктәп линейкасында шагыйргә багышланган әдәби-музыкаль чыгыш тәгъдим иттеләр.

Просмотров: 385 | Добавил: Rustem | Дата: 17.02.2015 | Комментарии (0)

Хәрби- патриотик тәрбия айлыгы кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек барышыда иртәнге линейка вакытында Батырлык дәресләре дәваи итә. Бүген герой-шәһәрләр турында информация бирелде. 10 сыйныф укучылары бик эчтәлекле чыгышлар әзерләделәр.

Просмотров: 496 | Добавил: Rustem | Дата: 17.02.2015 | Комментарии (0)

Юлбат урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм оештырылды - Әлифба бәйрәме. Алар Әлифбаны тәмамладылар, укырга өйрәнделәр. Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр һәм уеннар уйнадылар. Укучылар белән шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килде, балаларына бүләкләр тапшырдылар. 

Просмотров: 458 | Добавил: Rustem | Дата: 17.02.2015 | Комментарии (0)