08:11 Ачык ишекләр көне | |
Агымдагы елның 22 апреленда Саба гимназиясе базасында ТДГПУ көне үткәрелде. Әлеге очрашу Саба муниципаль районы һәм Татар дәүләт гуманитар – педагогика университеты арасында төзелгән килешү нигезендә уздырылды. Килешүгә 2009 елнын июнендә нигез салынып ике ел дәвамында әлеге югары уку йорты белән хезмәттәшлек эшләре алып барыла; район, республика олимпиадаларына әзерлек, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләр ВУЗ галимнәре катнашыннан башка узмый. Гимназия базасында үткәрелгән чарада да барлык факультет деканнары, галимнәр катнашты. Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү максатыннан алар өчен 6 фәннән консультацион дәресләр оештырылды. Шулай ук укучылар университет факультетлары турында тулы мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Ахырдан мәктәп җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар өчен түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |