Главная » 2011 » Апрель » 15

   Районыбыз укучылары 2011 нче ел Тукай елы уңаеннан республика күләмендә үткәрелүче чараларда катнашуларын дәвам итәләр. 15 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы 5 нче гимназиясендә "Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты , әдәби мирасы мәңгелек” дигән темага I районара Тукай фәнни – тикшеренү эшләре конкурсы булып үтте. Бу укуларда Шәмәрдән лицее укучысы Шөгаепова Алия III дәрәҗәдәге дипломга (укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы) лаек булды, Курсабаш мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Галимуллин Булат (укытучысы Шаһиҗиһанова Гөлсинә Миннәхмәт кызы), Сабабаш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйморатова Әнисә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйлева Энҗе (укытучылары Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Малик кызы) грамоталарга ия булдылар.

Просмотров: 579 | Добавил: admin | Дата: 15.04.2011 | Комментарии (0)

 "Сөйкемле Шүрәле" дип аталган Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә Шәмәрдән лицее укучысы Билалова Рузанна (укытучысы Иванова Мәдинә Илдус кызы) 3 урынга, Сабабаш төп мәктәбеннән Гарипов Рафил (укытучысы Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Малик кызы) кызыксындыру бүләгенә ия булдылар. Әлеге укучыларны котлау май аенда "Казан” Милли мәдәният үзәгендә үтәчәк. Афәрин!

Просмотров: 693 | Добавил: admin | Дата: 15.04.2011 | Комментарии (0)

   15 апрель көнне Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Информацион технологияләр куллану аша белем дәрәҗәсен күтәрү” темасы буенча район биология - химия укытучылары семинары узды.
     Семинарның беренче көн тәртибе буенча Хаҗиева Альфира Рифкать кызы 11 нче сыйныфта "Химия һәм әйләнә тирәлек” темасына ачык дәрес үткәрде. Икенче көн тәртибе буенча мәктәпнең педагог оештыручысы Габделхаева Гөлсинә Раян кызы белән берлектә әзерләнгән "Урманның көйле тормышы” дигән музыкаль экологик кичә күрсәтелде. Өченче көн тәртибе буенча район методик берләшмә җитәкчеләре - Килдебәк урта мәктәбенең биология укытучысы Нуриәхмәтова Люция Тимергали кызы һәм Тимершык урта мәктәбенең химия, биология укытучысы Хабибуллина Энҗе Әнәсовналарның имтихан бирү үзенчәлекләре, бакча эшләре буенча чыгышлары тыңланды. Семинар фикер алышулар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.
Просмотров: 569 | Добавил: admin | Дата: 15.04.2011 | Комментарии (0)

  Агымдагы елның 14апрелендә Тимершык урта мәктәбе базасында "Мәктәптә хезмәтне саклау белән идарә итү" темасы астында мәктәп директорларының семинар - киңәшмәсе булып узды. Семинар өлешендә 11 нче сыйныфта "Химик реакцияләр" (укытучы -Хабибуллина Энҗе Әнәсовна), 3 нче сыйныфта "Эшкә бирсәң чын күңел"  темасы буенча ( укытучы - Дәүлиева Нурзия Мөхәммәтнуровна), ачык дәресләр: 5 нче сыйныфта "Ут дус та, дошман да" темасына (укытучы - Михайлова Нурия Әлхамовна), 7 нче сыйныфта " Юлга чыктык без бергә" дигән темага (укытучы - Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевна), 9 -11 сыйныфлар каршында "Мәктәптә эшләү куркынычмы?" дигән темага ток-шоу (укытучы - Фазылова Гөлнара Җәүдәтовна) үткәрелде.
     Көн ... Читать дальше »
Просмотров: 681 | Добавил: admin | Дата: 15.04.2011 | Комментарии (0)