Главная » 2011 » Апрель » 11

 8 нче апрельдә Казанның 81 нче мәктәбендә татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары узды. Быел яшүсмерләрнең төбәк укулары тугызынчы тапкыр оештырылды. Фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау этабында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән яшь тикшеренүчеләр катнашты. Елның-елында Каюм Насыйри исемендәге укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра. Җыен галимнәр, республика вузлары укытучылары, мәктәп, лицей һәм гимназия укучылары катнашында уза. Йомгаклау этабында районыбыз укучылары: Саба гимназиясеннән 9 нчы сыйныф укучылары Салахов Наил (укытучысы ГумероваР.Р.), Гыйләҗева Илүзә (укытучысы Халилова Л.Х.), 10 нчы сыйныф укучысы Ясәвиев Дамир (укытучысы Шакирова ... Читать дальше »

Просмотров: 1236 | Добавил: admin | Дата: 11.04.2011 | Комментарии (0)

      5 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Мәгариф” милли проекты кысаларында "Җәмәгать тыңлаулары” булып узды. Анда "Мәгариф” милли проекты Советы әгъзалары, җирле үзидарә башлыклары, мәктәп директорлары, әти-әниләр комитеты, укучылар үзидарәсе вәкилләре, хезмәт ветераннары, "Саба таңнары” газетасы, "Саба дулкыннары” телерадиокомпани ... Читать дальше »
Просмотров: 750 | Добавил: admin | Дата: 11.04.2011 | Комментарии (0)