Главная » 2011 » Апрель » 28 » Башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Безопасное колесо -2011» конкурсының нәтиҗәләре
15:07
Башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Безопасное колесо -2011» конкурсының нәтиҗәләре
  Район мәгариф бүлеге һәм Мәгълүмати методик үзәк планы нигезендә, укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, максатыннан «Безопасное колесо -2011» темасына 3 сыйныф укучылары арасында бәйге үткәрелде. Интернет-олимпиада да җиңеп чыккан 7 укучы 27 апрельдә Шәмәрдән лицеенда көч сынаштылар.
   Җиүчеләрне котларга Саба ГИБДД инспекторы Гаффаров Р. Н. килде. Ул җиңүчеләргә укуларында зур уңышлар теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә дә бәйгеләрдә актив катнашуыгызны телибез!
Просмотров: 629 | Добавил: admin | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]