Главная » 2015 » Февраль » 19 » Юлбат урта мәктәбе, Җиңүнең 70 еллыгын каршылау өчен, әзерлек эшләрен башлап җибәрде.
08:31
Юлбат урта мәктәбе, Җиңүнең 70 еллыгын каршылау өчен, әзерлек эшләрен башлап җибәрде.

 

...Безнең солдатлар

Явыз дошманны

Газиз Ватаннан

Түккән себереп.

Ул көннән инде

Күп еллар үтте,

Еракта калды

Ул җиңү таңы.

Ләкин беркем дә

Җуймый хәтердән,

Саклый исендә,

Онытмый аны.   Р.Корбан “Җиңү бәйрәме”.

   Юлбат урта мәктәбе, Җиңүнең 70 еллыгын каршылау өчен, әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта,тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендә сугыш чорын, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү авырлыгын кичергән, намуслы хезмәте белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел , тату, эшчән, шәфкатьле булырга омтылыш уяту, укучыларны эзләнү эшенә тарту,гаилә, нәсел тарихы белән кызыксындыру, аларның иҗади сәләтләрен, матур сөйләү күнекмәләрен үстерү өчен махсус план булдырылды һәм укучылар тарафыннан башкарылган рәсемнәр, иншалар  күргәзмәгә куелды. 

Просмотров: 457 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]