Главная » 2011 » Апрель » 11 » Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары
14:52
Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары

 8 нче апрельдә Казанның 81 нче мәктәбендә татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары узды. Быел яшүсмерләрнең төбәк укулары тугызынчы тапкыр оештырылды. Фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау этабында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән яшь тикшеренүчеләр катнашты. Елның-елында Каюм Насыйри исемендәге укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра. Җыен галимнәр, республика вузлары укытучылары, мәктәп, лицей һәм гимназия укучылары катнашында уза. Йомгаклау этабында районыбыз укучылары: Саба гимназиясеннән 9 нчы сыйныф укучылары Салахов Наил (укытучысы ГумероваР.Р.), Гыйләҗева Илүзә (укытучысы Халилова Л.Х.), 10 нчы сыйныф укучысы Ясәвиев Дамир (укытучысы Шакирова Л.С.), Шәмәрдән лицееның 7 нче сыйныф укучысы Павлова Олеся (укытучысы Закирова И.С.), Тимершык урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Миннеханов Илназлар (укытучысы Миннеханова М.Ф.) катнашты. Алар һәрберсе сертификатка ия булдылар. Миннеханов Илназның эше I дәрәҗәдәге Дипломга лаек дип табылды. Укучылар һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз!

Просмотров: 1237 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]