Килдебәк урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Вәлиәхмәтова Алисә рус теле фәненнән Республика олимпиадасының призеры булды. Алисәне һәм аның укытучысы Мөнирә Солтанбәковнаны чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бар эшләрендә дә уңышлар телибез!