Юлбат урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм оештырылды - Әлифба бәйрәме. Алар Әлифбаны тәмамладылар, укырга өйрәнделәр. Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр һәм уеннар уйнадылар. Укучылар белән шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килде, балаларына бүләкләр тапшырдылар. |