Главная » 2011 » Апрель » 11 » “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Җәмәгать тыңлаулары”
13:48
“Мәгариф” милли проекты кысаларында “Җәмәгать тыңлаулары”
      5 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Мәгариф” милли проекты кысаларында "Җәмәгать тыңлаулары” булып узды. Анда "Мәгариф” милли проекты Советы әгъзалары, җирле үзидарә башлыклары, мәктәп директорлары, әти-әниләр комитеты, укучылар үзидарәсе вәкилләре, хезмәт ветераннары, "Саба таңнары” газетасы, "Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе журналистлары катнашты. Киң җәмәгатьчелек алдында районыбыз мәктәпләрендә эшләүче 7 укытучы үз эш нәтиҗәләрен яктыртып чыгыш ясады. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мулласалихова Гөлсирә Госмановна (Шәмәрдән лицее), Галиахметова Гүзәлия Наилевна (Иштуган урта мәктәбе), Мөхәммәтханова Гүзәлия Миннехановна (Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе) үз чыгышларында укучыларга туган телебез белән горурлык хисләре тәрбияләү, милли тәрбия бирү юлларын күрсәттеләр. Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Багавиева Гөлшат Накиповна уңышлы укучылар тәрбияләүнең серләрен ачты, әти-әниләр белән хезмәттәшлекнең бер юлы буларак класс, мәктәп сайты эшчәнлеге белән таныштырды. Шул ук гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Байкиева Гөлнур Газизовна үзенең чыгышында укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүнең иң нәтиҗәле ысуллары белән уртаклашты. Башлангыч сыйныфлардан ук сәләтле укучылар белән эш системасы булдыруның мөһимлеге Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Байгузина Гөлназ Йосыповна чыгышында ачык күренде. Саба гимназиясенең биология укытучысы Мөхәммәдиева Рузалия Әүхәдиевнаның тирән эчтәлекле чыгышы да залда утыручылар тарафыннан җылы кабул ителде.
   Саба шәһәр җирлеге, Шәмәрдән, Сатыш авыл җирлекләре башлыклары Хәсәнов Расих Мөбәрәкович, Гараев Айдар Наилевич, Галиев Алмаз Василовичлар үзләренең чыгышларында һәр конкурсантның районыбызның җәмәгать тормышында актив катнашуларын әйтеп үттеләр, аларның хезмәтенә югары бәя бирделәр. "Җәмәгать тыңлаулары”н йомгаклап, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Л.Р., район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Гүзәлова Г.М. конкурска әзерләнүче материалларның сыйфаты яхшы булырга тиешлеген билгеләп үттеләр, укытучыларга уңышлар теләделәр.
Просмотров: 751 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]