Главная » 2010 » Май » 7 » Мәгариф учреждениеләренең район ярминкәсе нәтиҗәләре турында
09:22
Мәгариф учреждениеләренең район ярминкәсе нәтиҗәләре турында
    29 апрель көнне Саба үзәгендә һәм Шәмәрдәндә мәгариф учреждениеләрендә җитештерелгән товарлар һәм продукцияләрне сату буенча ярминкәләр уздырылды. Сатуга хуҗалык кирәк-яраклары, гөлләр, җиләк-җимеш үсентеләре, чәчәк һәм яшелчә орлыклары, бәйләгән, теккән, чиккән әйберләр, агач һәм тимердән эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде.
     Барлыгы 22 урта һәм төп мәктәпләр, кадет-интернат мәктәбе, Сабаның 1,2,3 нче номерлы балалар бакчалары, Иләбәр башлангыч мәктәбе катнашты.
Барлыгы 35 мең сумлык әйбер сатылды. Бигрәк тә гимназия, Явлаштау, О.Кибәче, Т.Шытсу, Эзмә, Мичән, Саба №2 мәктәпләре, кадет-интернат мәктәбе белән аграр колледж уңышлы сату иттеләр.
    6 май көнне исә, гимназия укучылары тарафыннан яңадан зур ярминкә үткәрелде. Һәр сыйныф укучысы үзе бәйләгән, җитештергән, пешергән әйберлэр сатып барлыгы 15 мең сум керем алынды.
     Район мәгариф бүлеге ярминкәдә катнашучыларга рәхмәт белдерә.
Просмотров: 721 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]