Главная » 2011 » Апрель » 15 » Мәктәп директорлары киңәшмәсе
15:23
Мәктәп директорлары киңәшмәсе
  Агымдагы елның 14апрелендә Тимершык урта мәктәбе базасында "Мәктәптә хезмәтне саклау белән идарә итү" темасы астында мәктәп директорларының семинар - киңәшмәсе булып узды. Семинар өлешендә 11 нче сыйныфта "Химик реакцияләр" (укытучы -Хабибуллина Энҗе Әнәсовна), 3 нче сыйныфта "Эшкә бирсәң чын күңел"  темасы буенча ( укытучы - Дәүлиева Нурзия Мөхәммәтнуровна), ачык дәресләр: 5 нче сыйныфта "Ут дус та, дошман да" темасына (укытучы - Михайлова Нурия Әлхамовна), 7 нче сыйныфта " Юлга чыктык без бергә" дигән темага (укытучы - Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевна), 9 -11 сыйныфлар каршында "Мәктәптә эшләү куркынычмы?" дигән темага ток-шоу (укытучы - Фазылова Гөлнара Җәүдәтовна) үткәрелде.
     Көн тәртибенең икенче өлешендә мәгариф бүлеге белгечләре Н.Т.Ракова, Л.Р.Билалова, мәгълүмати - методик үзәк методисты М.Г.Сафиналар тарафыннан мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклауның торышы, 2011нче елның I кварталындагы язма квалификацион тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгышлар тыңланды,   уку елын тәмамлау уңаеннан, мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән инструктив хатлар белән таныштырылды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф.Шакиров тарафыннан алда торган проблемалар, аларны хәл итү мәсьәләре буенча сөйләшүләр алып барылды.
Просмотров: 682 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]