Главная » 2015 » Февраль » 25 » Олимпиадаларның республика этабында җиңүче һәм призер булган укучыларны котлау
09:34
Олимпиадаларның республика этабында җиңүче һәм призер булган укучыларны котлау

24  февраль көнне  Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган атналык линейкада мәктәп директоры Рәлиф Ринатович Мухаметзянов олимпиадаларның республика этабында җиңүче һәм призер булган укучыларга премияләр тапшырды. Белемнәренең ныклы булуын район күләмендә генә түгел, республика күләмендә  дә раслаган укучыларыбыз: Газизова Илүзә татар теле һәм әдәбиятыннан призер (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), Сабирова Гөлназ  татар әдәбиятыннан призер (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), Шакирова Гөлназ татар теленнән җиңүче (укытучы  Сафина С.З.), рус теленнән призер (укытучы Закирова Р.Г.) булдылар. Укытучыларны да, укучыларны да бу җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез, аларга алга таба да уңышлар телибез.

Просмотров: 526 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]