Главная » 2011 » Апрель » 15 » Район биология - химия укытучылары семинары
16:11
Район биология - химия укытучылары семинары
   15 апрель көнне Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Информацион технологияләр куллану аша белем дәрәҗәсен күтәрү” темасы буенча район биология - химия укытучылары семинары узды.
     Семинарның беренче көн тәртибе буенча Хаҗиева Альфира Рифкать кызы 11 нче сыйныфта "Химия һәм әйләнә тирәлек” темасына ачык дәрес үткәрде. Икенче көн тәртибе буенча мәктәпнең педагог оештыручысы Габделхаева Гөлсинә Раян кызы белән берлектә әзерләнгән "Урманның көйле тормышы” дигән музыкаль экологик кичә күрсәтелде. Өченче көн тәртибе буенча район методик берләшмә җитәкчеләре - Килдебәк урта мәктәбенең биология укытучысы Нуриәхмәтова Люция Тимергали кызы һәм Тимершык урта мәктәбенең химия, биология укытучысы Хабибуллина Энҗе Әнәсовналарның имтихан бирү үзенчәлекләре, бакча эшләре буенча чыгышлары тыңланды. Семинар фикер алышулар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.
Просмотров: 570 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]