Главная » 2015 » Февраль » 27 » Сәләтле балалар мәктәбендә “Башваткыч” үтте.
15:51
Сәләтле балалар мәктәбендә “Башваткыч” үтте.

   

27 февраль көнне Сәләтле балалар мәктәбендә  8,9,10 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-  әниләре катнашында “Башваткыч” интеллектуаль – күңел ачу  чарасы үткәрелде. Уенда әтиле – уллы Назыйф һәм Нәфкат Мубаракшиннар, әниле – кызлы Фәридә һәи Илүзә Котдусовалар,  10 сыйныфтан Гөлия Хәйруллина сыйныф җитәкчесе Айгөл Хузина белән катнаштылар. Уенны тәрбияче Гөлчәчәк Абдуллина алып барды.  Бәйге барышында катнашучыларга Саба районы тарихы, күренекле кешеләре, төрле кызыклы фактлар турында сораулар бирелде – сорауларның берсе дә җавапсыз калмады. “Башваткыч” уены  тапкыр җавапларга, җанатарларның көчле алкышларына бай булды. Нәфкатнең, Фәридә апаның, Гөлиянең җырлары кичәне тагын да ямьле итте. 

Просмотров: 739 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]